Тугыз төрле әни бар…

Мәктәпкә, ата-аналар җые­лышларына йөрүче әти-әниләрне 9 төркемгә бүлгән­нәр. Сез кайсына керәсез?

Җаваплы әни. Мондый әни баласының укудагы уңышлары турында сөйләшү өчен җые­лышка иртәрәк килә. Ул мәктәп фонды өчен акчаны вакытында бирә.  Кирәк булса, балаларны экскурсиягә алып чыгарга булыша, мәктәп тормышында катнаша.

Альтруист әни. Андыйлар авырып ятса да,  җые­лышка барырга мөмкин. Мөһим вакыйгаларны калдырып буламыни?! Алар әнә шулай дип фикер йөртә.  Яңа ел бәйрәменә сыйныфтагы барлык балаларга костюм тегәр­гә кушсалар, ирен­мәя­чәкләр. Мәк­тәп газетасын да бер төндә чыгарып куячаклар.

Белмәмеш әни. Ничә юллы дәфтәр сатып алырга? Көндәлек тышында эт булырга тиешме, әл­лә песиме? Белмәмеш әниләр кат-кат сораштырырга ярата. Шу­ның белән башкаларның ачуын чыгара.

Гаугачы әни. “Әйдәгез әле, директорны чакырыйк”. “Болай булмый, ронога язарга кирәк”. “Директор урынбасарын мин кисәттем инде”. Бу төр әниләр беркайчан да канәгать түгел. Лә­кин үзләре юньле фикер дә әйт­миләр. Вак-төяккә генә бәй­ләнә беләләр.

Күп сөйләшүче әни. Кайбер әниләр балаларыннан бер ягы белән дә аерылмый. Алар җые­лышка кушкан өчен килә. Ахыргы парта артына утырып, җые­лыш буе әкрен генә сөйләшәләр.

Өрәк әни. Андый әниләрнең  җыелышта бөтенләй күренгәне юк. 1 cентябрьгә балаларын ки­те­рәләр дә, шуның белән юкка чыгалар. Алар  телефонга да җавап бирми.

Чутлаучы әни. Алар һәр җые­лыш саен сыйныфта тотылган чыгымнарның хисабын сорый. Әгәр җавап бирүче булмаса, акча мәсьәләсен берсүзсез үз өстенә алачаклар.

Күчерүче әни. Бу әниләр җыелышка үзләре урынына  гаи­ләдәге олы балаларын җибәрә. Алар укытучының  бөтен моң-зарларын тыңлап, башларын кагып утыра.

Алга киткән әни. Ул дөнья­дагы бөтен яңалыкларны белә. Җые­лышка да беренче чиратта шуны сөйләр өчен килә. Һәр яңалык буенча сорау бирмичә калмый. Баласының чит илгә баруы белән дә мактанып алачак.

Ә менә әтиләр җыелышка бик сирәк йөри. Алар берничә сәбәп буенча гына килә. Әйтик, балалары начар укый башлады, ди. Җаваплы әни үз урынына ирен җибәрмичә булдыра алмый. Башкача укытучының күзенә ничек күренербез? Алар әнә шулай дип сылтау таба. Хатын-кызлар арасында ирләр үзләрен уңай­сыз хис итә. Шул ук вакытта балаларының укуы белән кызыксынып, җыелышка еш йөрүче әтиләр дә бар.

(“Ватаным Татарстан”, /№ 31, 03.03.2017/)