Гадәттән тыш хәлләр булган очракта нишләргә?

Нәни дусларыбыз!

Гадәттән тыш хәлләр булган очракта нишләргә икәнен беләсезме?

112-гә шалтыратырга кирәк! 112 — бердәм коткару хезмәтен ашыгыч чакыру номеры.

Бу номерга теләсә кайчан һәм кайда шалтыратсагыз да, сезне коткарырга тиз арада килеп җитәрләр. Телефонда sim-картагыз булмаса, яки эшләми торган булса да шалтырату барачак. Хәтта телефон счетыгызда акча бетеп китсә дә, шалтыратуыгыз кабул ителәчәк.

Әлеге хезмәт рус һәм инглиз телләрендә эшли.

Түбәндәге хезмәтләрнең өй телефоны аша шалтырату номерларын да белеп тору, ятлап кую зыян итмәс.

01 — Янгын сүндерү сагы
02 — Полиция
03 — Ашыгыш медицина ярдәме
04 — Авария булган очракта газ хезмәте