Уен бүлмәләре – нәниләр өчен куркынычмы?

Бу теманы күтәрүем юкка түгел, җәмәгать. Үземнән чыгып әйтәм, баланы беренче тапкыр уен бүлмәсенә алып бару бер дә җиңел түгел – үз-үзең белән шактый көрәшергә туры килә. Анда аны һәр почмакта куркыныч сагалап тора кебек: вируслар, бактерияләр, пычраклык… Шул ук вакытта зуррак балалар бәләкәчне этеп егар, куркытыр кебек тоела. Әгәр дә егылып, берәр җирен авырттырса нишләмәк кирәк?

Соңгы вакытта төрле сәүдә үзәкләрендә, кафе-рестораннарда балалар өчен махсус күңел ачу бүлмәләре булдыру гадәти хәлгә әверелде. Алар нәниләр өчен махсус уен зоналары гына оештырып калмый, ә күп очракта бер-берләре белән ярыша-ярыша эшли. Бу аңлашыла да, чөнки көндәшлек зур. Һәркемнең бала һәм әти-әниләрнең иң яраткан ял урынына әвереләсе килә. Шуңа күрә алар нинди генә яңа уенчыклар, күңел ачу җиһазлары уйлап чыгармыйлар. Әлбәттә, шулкадәр күп уенчык күреп, бала бер мәлгә телсез кала, аннары исә бөтен дөньясын онытып уен дөньясына чума.

Гадәттә, әлеге төр уен зоналары зур, өч яшьтән өлкәнрәк балалар өчен эшләнгән. Алар биредә әти-әниләрсез кала һәм рәхәтләнеп уйный ала. Ә менә нәни – өч яшькә кадәрге балаларны өлкәннәрдән башка калдыру тыела. Балаң уен бүлмәсендә мәш килгәндә, син дә аның янында бөтерелеп йөрергә тиеш.

Дөресен генә әйткәндә, мин баламны әлеге төр уен зоналарына нәкъ менә өч яшь тулгач кына йөртә башлармын дип уйлаган идем. Нигә, дисезме? Чөнки беренче чиратта, мине, әлбәттә, андагы вирус һәм бактерияләр куркытты. 1-1,5 яшьлек бала әле авызга теләсә-нәрсә капмаска кирәклеген, пычрак кулларны авызга тутырырга ярамагынлыгын аңламый. Ә бу мәйданчыкка бары тик сау-сәламәт балалар гына килгән дигән гарантияне исә беркем дә бирми. Шулай булгач, төрле инфекцияләр эләктерү куркынычы бермә-бер арта дигән сүз.

Нәкъ менә шуңа күрә мин әлеге төр күңел ачу зоналарына йөрүне бераз кичектерергә теләгән идем. Тик озак та үтми барлык хыялларым чәлпәрәмә килде. Бала үскән саен, аңа синең белән күңелсез була башлый икән, җәмәгать. Күрәм, сизәм – кызыма башка балалар белән аралашу, уйнау җитми. Көне буе минем йөзгә карап утыру да туйдырадыр инде аны, мөгаен… күңелсезләнә.

Шундый көннәрнең берсендә уен мәйданчыгына барырга карар кылдык та инде. Моңарга мин үземне өч көн әзерләдем. Бөтен интернетны актарып бетердем. Мин җавап эзләгән төп сорау исә — “ничек итеп вируслардан сакланырга?” , — булды. Челтәрдәге барлык киңәшләрне төгәл үтәгәннән соң, Аллага тапшырып,юлга чыктык. Әй, җәмәгать, әлеге мәйданчыкка килеп керүгә кызымның йөзен күрсәгез икән. Аннан да бәхетлерәк кеше юк кебек тоелды миңа. “Ни өчен иртәрәк йөри башламадык икән”, — дип үземне бераз битәрләп тә алдым әле, хәтта.

Бу язмамны да шуңа язам: минем хаталарны кабатламагыз! Балагызга аралашу җитмәгәнлеген тоясыз икән, рәхәтләнеп балалар бүлмәләренә ашыгыгыз. Ә мин сезгә исә кыскача гына вирус һәм бактерияләрдән саклану ысулларын өйрәтәм.

Балалар бүлмәләренә иртәнге якта барсаң яхшы. Ул вакытта әле анда халык килеп тулмаган була. Рәхәтләнеп балаң белән уйный аласың.

Өйдән чыгып китәр алдыннан, баланың борынына вируска каршы мазь сылау яхшы булачак. Ә кайткач исә, беренче эш итеп, борынны юдырып алырга кирәк.

Һәм өченче киңәш бала артыннан күзәтүгә бәйле. Ул авызына теләсә-нәрсә капмауны тикшереп тору нәкъ менә әти-әни өстендә. Моның өчен баланы бер генә минутка да үзен генә калдырмау сорала.

Аннары тагын, беләсезме, үземне ничек итеп юатам? Балалар мәйданчыкларындагы вирусларны бераз эләктереп, иммунитетын ныгытыр да, балалар бакчасына йөри башлагач, әллә ни еш чирләмәс, янәсе… Менә шулай.

Яшь әни язмалары