Гомерем дә жәл түгел сиңа, балам /сукыр әни кыйссасы/

Минем әниемнең бер күзе юк. Нинди вакыйга аны күзсез калдыргандыр, төпченгәнем булмады. Тик бу факттан качу мөмкинлеге дә юк, шуңа мин күзсез әниле булуыма оялудан тилмереп яшим.


Кимчелеге зур шул: кеше алдында әнидән бик оялам. Ничек шундый әни белән җитәкләшеп мәктәпкә барырга кирәк?! Әтием дә юк ичмаса… Әни әби һәм миннән торган гаиләбезне берүзе тарта. Күзсез булу гаебен юу өчен минем белән һәрчак ягымлы сөйләшә, һәрчак яңа уенчык, кыйммәтле телефон кесәмдә, ялларда һәрвакыт кызыклы шөгыльләр уйлап таба, бөтен теләгән җиремә бара, миңа берни дә кызанмый. Үз өстенә генә берни алып кими, бизәнә дә белми бугай ул. Әнә, Рамилнең айфоны булмаса да, әнисе гел матур: өстендә чәшке тун, биек үкчәле туфлиләр, кып-кызыл помада… Андый әнием булсамы соң!

***

Күзсез әнием мин укый торган мәктәпкә эшкә урнашкан бит, әй. Адәм көлкесе! Ашханәгә барырлыгымны калдырмады! «Улым, сиңа җәйгә вилсәпид алырга тырышам бит, үзең сорадың лабаса!»- ди бит әле, кызармый да. Сораса ни! Беткәнмени эшләр җир?! Классташларым күзсез әниле икәнемне белсә, оятыма ничек чыдармын!

Бәла үзен озак көттермәде. Дөресрәге, наданрак әнием сыйныф бүлмәсенә миңа бутерброд кертте. Имеш, ач йөрмә, улым. Имеш, ашханәгә дә килмәдең, улым. Кәнишне, килмәдем, анда бит күзсез әни! Чәнечкеле сораулар озак көттермәде.

— Бу одноглазая синең әниең что ли? — дип, боксчы Рәмис күзен акайтты.

Уф, кадалсын иде шунда! Мондый әниле булганчы үлүең артыктыр!

Кич кайтып әнигә ни эшләргә яраганын, ни ярамаганын аңалтырга туры килде. Йөрмәсен монда кирәкмәгән җиргә борынын тыгып!

***

Мәктәпне тәмамлагач бу мәхшәрдән котылу өчен бүтән шәһәргә укырга киттем. Әллә башлы булуым, әллә әнинең түләүле репититорларга йөртүе ярдәм итте шунда, бер каршылыксыз юридик факультетка укырга да кереп куйдым. Әнидән баш тартып китсәм дә, атна саен акча сала башлады. Борчылып шалтыратуларына җавап бирмәдем. Нигә кирәк ул элемтә? Ә менә акчасы бик урынлы, зур шәһәрдә авыргарак туры килә.

Инде икенче курста адвокат конторасына эшкә урнаштым, үзем акча эшли башладым. Әни җибәргән акчаны да кушкач тормышым күзгә-күренеп җиңеләйде. Күзсез әни үзе генә ничек яшәп яткандыр, анысын белмим. Әби үлеп киткән дип ишеткән идем ишетүен.

***

Әзрәк тәҗрибә туплап үземнең шәхси адвокат конторамны ачып җибәрдем, өйләндем, квартира алдым. Озак та үтмәде улым туды. Тормыш тыныч кына бер җайга ага башлады.

Соңгы арада әни төшемә кереп йөдәтә башлады. Имеш, минем күзем юк, әни кытыршы кулы белән сыйпагач кына күзем пәйда була икән. Шушы күз күпме җанымны талкыр инде тагын!

***

Иртән балаларны бакчага илтергә чыкканда ишекне ачып җибәрсәм әни тора. Ник килгән ул? Тагын мине оятка калдырыргамы исәбе?

— Улым…
— Ник килдең? Бу куркыныч кыяфәтең белән белән балаларымны куркытмакчы буласыңмы?
— Сәламәтлегем какшый бара, сине, улларыңны күреп калыйм дидем, улым…
— Нәрсәгә алар сиңа?! Тагын эшкә килеп анда адәм көлкесенә калдыр! Синең аркада күргәннәрем болай да җитәрлек! Ычкын моннан, югал! Шул бер күзең белән юлны табарсың дип өметләнәм.
— Улым, зинһар, кичерә күр, теләгем изгедә иде. Улларыңа күчтәнәч булса да калдырыйм…
— Ычкын дим!

Менә ник төшемә кереп азаплаган икән…

***

Көннәрдән беркөнне кластташларымнан хәбәр килеп төште: очрашу планлаштыралар икән. Барып үземне күрсәтеп кайтмый ярамас. Белсеннәр кем белән укыганнарын, күрсеннәр ирешкән дәрәҗәләремне!

Хатынга дөресен әйтеп тормадым, аның кәнәгатьсезлекләрен тыңлаганчы, әзрәк хәйләләвең кулайрак. Командировкага дигән сылтама белән туган шәһәремә юл тоттым.

***

Очрашу алдыннан үзем яшәгән әни өенә барып килергә иде. Ишек ачучы булмады. Күршегә шакыгач, әнинең вафатын хәбәр иттеләр, үзе калдырган өйнең ачкычын бирделәр.

Бусаганы атлауга балачак елларыма кайттым. Стенага теге юлы әни мәктәп ашханәсендә эшләп алган велосипедым сөялгән. Шкаф киштәсендә минем 3 яшьлек чагымдагы фоторамка тора. Дәрес әзерли торган өстәлемдәге китап-дәфтәрләр дә мин калдырганча. Ә менә бу минем сәгатем, әни аны продленканың күпме калганын карап торсын дип алып биргән иде.

Беренче тапкыр күңелемне әнине кызгану хисе биләп алды…

Шул өстәл өстеннән «Улыма» дигән бөкләнгән хат табып алдым.

«Балам! Ничек кенә миннән читләшсәң дә, картлык көнемдә ташлап еракларга китсәң дә, гомерем буе сине уйлап, изге теләктә яшәдем, догамнан калдырмадым.

Теге вакытта өеңә килеп баларыңны куркытканым өчен, зинһар, гафу ит, бердәнберем! Теләгем сиңа, гаиләңә бер күз салу гына иде. Гомер буе минем аркада оялу хисе кичереп яшәгәнең өчен дә кичер.

Тик шуны бел: 3 яшьлек чагыңда, туп артыннан йөгергәндә егылып тимерчыбыкка кадалдың. 1 күзең агып чыккан иде, табиблар тора-бара бөтенләй сукыр калуыңны фаразлады. Гомерең караңгылыкта, сукырлыкта узмасын өчен шул көнне үк табибларга 1 күземне сиңа күчереп утыртуга рөхсәт кәгазе яздым. Минем күзем аша дөнья каравың белән горурланам! Шул вакытта гомерең кирәк дип сорасалар, анысы да жәл булмас иде, балам!

Тормышыңны бәхеттә, сәламәтлектә үткәрергә язсын. Оныкларыма әйбәт әти, киленемә үрнәк ир бул. Барысына да сәлам җиткер.

Бәхил бул.

Сине гомере буе көтүче, Әниең»