Өйдә ясалган нутелла

Бала-чага баллы яратучан була инде. Нутелла турында ишетмәгән-белмәгән замана баласы юктыр! Бәясе дә «ничава», күбрәк ала башласаң кесәгә сугарлык.

Шуңа уңган хуҗабикәләргә шәп рецепт тәкъдим итәбез: өйдәгеләрегезне җиңел дә, тәмле дә тәм-том белән сыйлагыз әле. Кибет ризыгының натураль булмавына шикләнүчеләр өчен бигрәк тә яхшы. Моңа нәрсә салганыгызны белеп пешерәсез.


Ингредиентлар:
Йомырка — 2 шт
Шикәр комы — 3 стакан
Какао — 2 аш кашыгы
Он — 4 аш кашыгы
Ванилин — 1 чеметем
Фундук — 1 стакан
Атланмай — 1 бал калагы
Сөт — 2 стакан

Әзерләү:
Йомырканы шикәр комы белән әйбәтләп болгатырга кирәк. Шуңа он, какао, уылган чикләвекләр, атланмай һәм ванилин кушабыз. Тагын сөт өстибез, болгатабыз. Катнашманы сүлпән утка куеп куерганчы кайнатасы.

Әзер! Тәмле булсын!