«Шаян» — татар балалары өчен яңа телеканал нинди булачак?

Рөстәм Миннехановка татар телендәге балалар телеканалын тәкъдим иттеләр.

“Яңа Гасыр” телеканалы генераль директоры Илшат Әминов президентка “Шаян” дип исемләнгән балалар өчен татар телендә белем бирү каналы проектын тәкъдим итте.

Әлеге каналның төп аудиториясе булып 3 яшьтән зуррак балалар торачак. Анда күңел ачу, белем бирүгә багышланган тапшырулар белән беррәттән, татар теленә тәрҗемә ителгән анимацион фильмнар да тәкъдим ителер дип көтелә.

Балалар телеканалы булгач, аның алып баручылары да алар үзләре булачак.