Бала мәктәптә начар укый: нишләргә?

Баласының үсешенә җаваплы караган һәр ата-ана аның «5»ле билгеләренә генә укуын тели. Тик һәр балада да шаккаттырырлык академик белемнәре булмый шул. Сабыегыз мәктәп программасын җиңел үзләштерсен дисәгез, моның өчен оптималь шартлар булдырырга тырышыгыз.


Беренче сыйныфка килеп, парта артына утыртканчы ук баланың башлангыч әзерлеге булырга тиеш. Моның өчен бүгенге көндә махсус әзерлек мәктәпләре, курслар бар. Аларга йөртергә мөмкинлек булмаса, балагызга үзегез ярдәмгә килегез: әлифба алып хәреф, таякчыклар белән санарга өйрәнүдән башлагыз. Дәресләрне күңелле итәргә тырышыгыз, борынгыча кычкырып-кыйнап өйрәтүдән сакланыгыз.

Баланың тиз аңлавын һәм аңлатуын, күзаллавын үстерү өчен, беренче чиратта, үз фикерен булдыру кирәк. Кием алганда, уенчык сайлаганда, ял иткәндә аның сүзенә дә колак салыгыз, вакыйга барышында «ярый-ярамый»ны аңлата барыгыз.

Мәктәптә уку белән беррәттән, бию, бәйләү, каратэ һәм тагын бихисап түгәрәк-секцияләргә йөрткәндә игътибарлы булу кирәк: баланың төп уку программасына вакыты каламы соң? Үсүче организмга ял да кирәк бит әле. Шуңа да графигын дөрес төзегез.


Бала дәресне аңламыйча кайтырга да мөмкин. Теге яки бу фән аңа авыррак бирелә икән, үзегез утырып аңлатырга вакыт табыгыз, мөмкинлек булса репититорга мөрәҗәгать итегез, әби-бабайга, олырак абый-апаларына аңлатырга мөмкинлек бирегез.

Тагын бер мөһим киңәш: балагыз әйбәт укыса да, өй эшләрен тикшерергә ялкауланмагыз. Бу аңарда җаваплылык хисе һәм дисциплина тәрбияләр.