Балалар сөйләшә… һәм шаккатыра

Безнең гадәти дөнья балалар күзлегеннән караганда бигрәк күңелле инде. Алар һәрвакыт эзләнүдә, уйлауда, күзәтүдә. Шуңа сораулары самими дә, көлке дә. Без — олылар — ничек җавап биреп бетерергә дә белмибез кайчак.

Ә сез бу сорауларга ни дип җавап кайтарыр идегез? Кычкырып көләдән кала, әлбәттә.

Улым, балачактагы фотосурәтләремне озаклап карап торгач:
— Әни, элек дөнья аклы-каралы гына идемени?

 

— Әти, сүгенә торган сүзләрне ник уйлап тапканнар соң, әйтергә ярамагач?

 

— Әти, ә син бала булуыңның соңгы көнеңдә нинди хисләр кичердең? Еладыңмы?

 

— Әни, малайларны да әни кеше табамы? Ә әти нәрсәгә кирәк соң алайса?

 

Әкияттәге кызыл калфаклы кыз кызыл калфагын салгач ни исемле булачак?

— Әни, син миңа кәнфит бирә аласыңмы?
— Алам.
— Алайса нәрсә көтеп утырасың?

 

— Ник Кыш бабайны беркем күрми кала микән? Видеокамералар тора, капкан да куйдым инде югыйсә…

 

— Әти, синең машинаңның исеме ничек?
— Шевроле.
— Ә ник Ауди дип кушмадың?

Әни, маңгаем шешеп чыкты, тотып кара әле. Сизәсеңме, ничек авырта?

 

— Әни, син мине үзең сөйләшергә өйрәттең, тәпи йөрергә өйрәттең. Ә хәзер ник авызымны ябып тик утырырга кушасың?

 

— Әни, син картайгач эшеңә миңа йөрергә туры киләчәкме?

 

— Әни, мин үзем генә кияүгә чыгарга куркамдыр ул. Әйдә син дә минем белән?