Владимир Леонов «Ялкын» һәм «Сабантуй»га язылды

Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов та «Татмедиа» җәмгыяте оештырган #ПодариПодпику акциясенә кушылды. Республикабыз яшьләре лидеры «Ялкын» һәм «Сабантуй» журналларына язылды.


Владимир Александрович ярдәме белән Питрәч районының балалар һәм яшьләр «Шатлык» социаль приюты, Яшел Үзәннең «Гнездышко» приютында тәрбияләнүчеләр безнең журналларны укый алачак!

Исегезгә төшерәбез: #ПодпискаБүләкИт (#ПодариПодписку) акциясендә танылган шәхесләр, депутатлар үрнәгендә теләге булган һәркем якыннарына, мохтаҗларга, балалар, картлар йортларына газета-журналга язылу бүләк итә ала.