Гаилә психологиясе: Кыш – юлларда яшь әниләргә куркыныч!

Мин кышны яратам-яратуын… Тик инде икенче ел рәттән әлеге чорны шәһәр урамнарын чистартучыларны сүгеп уздырам. Хәер, андыйлар мин генә түгел — коляска төбенә зур уенчык көрәк салып йөрүче әниләр бихисап.

Быел кыш кинәт килде — юл себерүчеләрне аңлап була, дияр кайберәүләр. Тик гафу итегез, Казан урамнары кар белән капланганга инде бер атна вакыт узды диярлек. Ә тротуарлар һаман кардан чистартылмаган. Әлбәттә, җәяүле халык күп урында сукмак барлыкка китергән-китерүен. Тик ул сукмак аша колясканы күчерәм димә! Урамга чыкмый өйдә ятуың мең өлеш артык кебек тоела андый чакларда.

Гомумән, шуңа игътибар иттем: чистартылмаган җәяүле юллары машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләрнең үзләренә дә зур куркыныч тудыра. Хәер, җәяүлеләрнең барысын да бер калыпка салу дөрес булмас. Күп очракта сүз нәкъ менә коляскалы әниләр турында бара!

Күз алдына гына китерегез: син коляска белән тротуарның бер өлешендә кысылып калдың ди. Тик ничек тә булса алга барырга кирәк! Мескен әни кеше нишли? Килгән юлыннан кире кайта да, бу участокны машина юлы аша
урап узарга тиеш була!!! Чөнки юл бары тик шунда гына ачык! Өстәвенә, Казанда гомумән юньле-башлы җәяүле юллары булмаган урамнар да бихисап. Мәсәлән, Курская урамын гына алыйк. Шәхсән миңа кичә шул урам буйлап “XXI гасыр» торак комплексына таба менәргә туры килде. Ә тротуарны чистарту турында уйлап та карамаганнар. Машина юлы буйлап
йөгерә-йөгерә өскә менеп җиткәнче йөрәгем ярыла дип торам. Артымнан коляскалы тагын өч әни атлый… Белгән бөтен догаларымны укып бетердем. Ә башта бер генә фикер: берәр исерек машина йөртүче килеп чыгып, безне бәрдерә калса, иң мөһиме, баланы саклап калырга!!! Үзем үлсәм дә ярый, янәсе. Коточкыч!!!

Монысы бер очрак. Хәзер икенче очрак турында сөйлим. Вишневский урамы, “Сукно бистәсе” метро станциясе тирәсендә кечкенә тротуар буйлап юлны аркылы чыгарга уйладым. Һәм, беләсезме, бордюр белән машина юлы арасында коляскам бозлы кар арасында батып калды. Алга да бармый, артка да! Өстәвенә, аны күтәреп тә булмый! Ә яннан выж-выж итеп бер-бер артлы машиналар уза! Үзем булдыра алмагач, узып баручы ир-аттан ярдәм сорарга туры килде (халык та мәзәк бит хәзер, үзең ярдәм сорамасаң, шул килеш уза да китә). Аның белән дә көчкә-көчкә генә чыгардык баткан транспортны.

Әй сез, юл чистартучылар!!! Транспорт юлын кардан чистартканда, безнең ише җәяүлеләр турында да уйлагыз әле бераз. Пычракны бордюр янында калдырып, сез коляскалы җәяүлеләрне куркыныч астына куясыз бит! (Мине берәрсе ишетер микән?)

Тагын, беләсезме, нәрсәгә ачу килә?! Машина хуҗалары шулай ук җәяүлеләрне кешегә санамый! Күз алдына китерегез: сез тротуар буйлап коляска тартып барасыз. Һәм шунда күрәсез: кайсысыдыр үзенең “кадерле” машинасын кардан чистартылган тротуар өстенә китергән дә куйган. Ә без ул машинаны ничек урап узарга тиеш икән? Ике якта да кар көртләре! Машина йөртүчеләр мине гафу итсен – тик андый чакларда ул машинаны әллә ниләр эшләтәсе килә, җәмәгать!

Тик мин түзәм! Хәер, беркөнне шундый күренешкә тап булдым бит әле. Минем төсле үк коляскалы әни тротуар өстендә туктаган машинаны кар көртләре аша урап узмакчы иде, кинәт кенә коляска аны тыңламый башлады. Нәтиҗәдә, бала арбасының бер кыры теге машинага килеп бәрелде! Юк, мин кешегә начарлык теләмим теләвен. Тик шул чагында ни өчендер башыма “шәп булды бу, шул кирәк иде — машинасын ярамаган урынга куеп йөрмәс”, — дигән уй килде.

Менә шулай, җәмәгать! Яшь әниләргә кыш көне аеруча авыр. Шәһәр җитәкчелеге генә бу турыда уйлап та карамый ахрысы. Уйласа, бер үк вәзгыять ел саен кабатланмас иде.

Тик бу хәлдән ничек тә булса чыгарга кирәк. Хәзер уйлыйм – әллә чана сатып аласы инде. Бу шәһәр юлларының барыбер авылныкыннан артык җире юк!

Яшь әни язмаларыннан…