«Кар бөртеге» /остаханә/

Әлеге ясалма кышкы бәйрәмнәрне бизәр өчен әйбәт булыр. Аны кече яшьтәге балалар әти-әни ярдәме белән дә башкарып чыга алыр.

Кирәкле әйберләр:

— төсле кәгазь

— клей

— кайчы

— линейка, карандаш

— дырокол

— атлас лента

Зәңгәрсу төсле кәгазьдән 10 смлы 6 квадрат кисеп алабыз. Аларны рәсемдәгечә түгәрәкләп ябыштырабыз. Бу — кар бөртегенең таҗлары. Аннары таҗларны биредә күрсәтелгәнчә бизәгез. Кечкенәрәк кар бөртекләре ябыштырсагыз, яки карандаш, фломастер белән ясасагыз да була.

Алтынсу кәгазьдән диаметры 3 см булган түгәрәк кисәбез. Шушы түгәрәккә таҗларны ябыштырыгыз.

Куе зәңгәр төсле кәгазьдән 7 смлы 6 квадрат кисәбез. Алдагылары шикелле үк түгәрәкләп ябыштырып таҗлар ясыйбыз, бизибез.

Барысын бергә тоташтырабыз.

Элеп куяр өчен атлас лента беркетәбез.

Әзер!