«Иркә керпе» композициясе /остаханә/

Кул эшләре белән шөгыльләнү баланың игътибарлылыгын арттыра, фантазиясен баета, эш процессы әти-әни белән якынайта.

Бүген бергәләшеп «Иркә керпе» композициясен ясаячакбыз. Моның өчен:

— төсле кәгазьләр

— картон

— клей

— бәйләү йомгагы алабыз.

1. Төсле кәгазьдән рәсемдәге формаларны кисеп картонга ябыштырабыз. Ул керпе гәүдәсе кыяфәтен алырга тиеш.

2. Йомгакның җепләрен 1-1,5 см итеп вак-вак кисәкләргә бүләбез. Бу кисәкләрне керпенең гәүдәсенә рәсемдәгечә ябыштыра башлыйбыз.

3. Керпенең энәлеренә, яки рәсемдәге кебек янына алма, гөмбә дә ясап куйсагыз композиция аеруча да матур чыгар.

Әзер!