Кәгазьдән «өрәңге яфрагы» ясыйбыз /остаханә/

Уңыш бәйрәменә сыйныф бүлмәсен, актлар залын бизәргә кирәкме? Кызыклы «өрәңге яфрагы»н тәкъдим итәбез! 

Моның өчен безгә нибары төсле кәгазь, клей һәм кайчы кирәк булачак.

Төсле кәгазьне 7*7 см кисеп, 7 квадрат ясыйбыз.

Диагональ буенча бөкләп, рәсемдәге шикелле сызыклар сызыгыз,
аларны үзәккә 1 см гына калдырып кисеп чыгыгыз.

Кисемтәләрне рәсемдәгечә ябыштырабыз. Бу 7 квадратка да кагыла!

Килеп чыккан элементларны бер «яфрак»ка җыябыз.

Матур «өрәңге яфрагы» әзер!