«Иң кадерле нәрсә» /Вайнах халык әкияте/ #Әкиятханә

Бер ярлы, колынлы биясен җигеп, юлга чыккан, ди. Бара торгач, моның колыны бер алашага ияреп киткән. Алаша хуҗасы:

— Бу колын миңа юкка гына иярмәде. Әле шушы арада гына алашам колынлаган иде, бу шул колын булырга тиеш,— дип әйтеп куйган.

— Ничек инде алаша колынласын ди? Юкны сөйләмә.

— Әйдә, алайса, кенәзгә киттек,— дигән аңа ярлы агай.

Кенәз йорты янына килеп туктагач, боларның каршысына хуҗаның хатыны чыккан.

— Кенәз өйдәме? — дип сүз каткан аңа ярлы агай.

— Юк шул. Ә йомышыгыз нидән гыйбарәт иде?

— Безнең арада бәхәс чыкты әле,— дип сүз башлаган алаша ат хуҗасы. — Менә бу колынның хуҗасы кем икәнен әйтеп бирә алмассыз микән?

— Әйтә алмамдыр шул. Ә кенәз Казбек тавы башына янгын сундерергә менеп киткән иде, — дигән хатын.

— Казбек түбәсендә нинди янгын чыксын? — дип авызын ерган җайдак. — Анысы гаҗәп түгел, ә менә алаша колынлау — чыннан да, гаҗәп хәл! — дип җавап биргән аңа кенәз хатыны.

Кич кенәз өйгә кайткач, хатыны аңа барысын да сөйләгән.

— Бәхәсле эшкә кысылмаска ничә кат әйттем сиңа! — дип җикергән аңа кенәз.— Мин ир сүзен тыңламаган хатын белән яши алмыйм. Иң кадерле нәрсәләреңне ал да иртәгәдән әти-әниең янына кайтып кит.

Сүзсез генә ашап-эчкәннән соң, кенәз йокларга яткан. Хатыны моны күтәреп сандыкка салган да, ат җигеп, өенә юл тоткан.

Иртән кенәз хатыныннан ни булганын сораша башлаган.

— Үзең бит: «Иң кадерле нәрсәләреңне ал да әти-әниең янына кит»,— дидең. Мин шулай иттем дә инде.

— Дөрес сүзгә җавап юк, — дигән кенәз. — Әйдә, үзебезнең өйгә кайтабыз.

Һәм алар шул көннән бирле дус-тату яшиләр, ди.

/»Ай юрганы: Дөнья халыклары әкиятләре» (тәрҗемәчесе һәм төзүчесе Разил Вәлиев) китабыннан алынды/