Телеңне йотарлык лагман рецепты

Лагман тәмле булсын өчен нәрсә кирәген уңган хуҗабикәләр әйбәт белә. Әлбәттә, тәмләткечләр! Әлеге рецепт та тәмләткечләргә бай.

 

Ингридиент-тәмләткечләр:

Кипкән, шәмәхә төстәге базилик — 1 б. к.
Зира — 1 б.к.
Кориандр, кипкән селдерей, бадьян — тәм буенча
Тоз — 1 б.к. артыграк

5 тырнак сарымсакны, имбирьне уабыз. Чили борычын орлыкларыннан арындыргач, вак-вак итеп турыйбыз. Казанда зур итеп туралган 2 шт кызыл суганны кызыдырып алабыз. Шуңа 400 гр сыер ите (4*4 см туралган) өстибез. 10 минутлап суганлы ит кыза. Шуннан шакмаклап туралган яшелчәләрне өсти башлыйбыз:

— 3 селдерей
— 2 болгар борычы
— 2 помидор
— 3 бәрәңге
— 1 кишер
— 1 яшел ачы торма

Хәзер 1, 1.5 литр бульон салырга кирәк. 30 мин тирәсе томалап пешерәбез.

Ул арада табага май салып баягы тәмләткечләрне кыздырабыз. 3 минут кыздыру җитә, шуннан соң аларны да казанга салабыз.

Шуннан утны сүндереп куегыз: үзе пешеп бетәргә тиеш. Лагманга лапшаны пилмәннән артып калган камырдан үзегез киссәгез дә була, кибетләрдә дә сатыла.

Ашларыгыз тәмле булсын!